Мишустин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итү тәкъдимен хуплады

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән хәл начарлану сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен Россия буенча эшләми торган көннәр кертү инициативасын хуплады. Бүген коронавируска каршы көрәш буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

Федераль Министрлар Кабинеты башлыгы үз урынбасары Андрей Белоусовтан һәм РФ Икътисад үсеш министры Максим Решетниковтан эшләми торган көннәр турындагы карарлар фонында бизнеска ярдәм итү турында тәкъдимнәр әзерләүләрен сорады, дип хәбәр итә «Российская газета».

Исегезгә төшерәбез, Татьяна Голикова шулай ук илнең кайбер төбәкләрендә 23 октябрьдән үк эшләми торган көннәр кертергә тәкъдим итте.


Мишустин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итү тәкъдимен хуплады” язмасына фикерләр

Фикер өстәү