«Ватаным Татарстан»ның көрәш бәйгесендә 400гә якын егет бил алыша

Минзәләдә «Ватаным Татарстан» газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә узучы 58 нче көрәш турниры башланды. Ярышта 40тан артык командадан 400гә якын егет бил алыша.

Минзәлә җиренә беренче булып Әлмәт командасы аяк басты. Ә хуҗалар, Чаллы һәм Теләче командалары икешәр состав белән чыгыш ясый. Узган елгы ярышта күчмә Кубокны Теләче районы егетләре откан иде. Әлмәт – икенче, Зәй көрәшчеләре өченче булды. Быелгы җиңүчеләр иртәгә – 13 февральдә ачыкланачак.


Фикер өстәү