«Пандемия, икътисади хәл кыенрак вакытта, мәхәббәт булганда яшәве җиңелрәк»

Бу атнада Хөкүмәт Йортында уза торган брифинг үзәгендә шушы сүзләр иде. Казан Кремле көн кадагында торган вакыйгаларга аңлатма бирде.

Иң элек Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Рөстәм Миңнехановның эш сәфәрләре турында хәбәр итте.

– Киләсе атнада Рөстәм Миңнеханов “КамАЗ”да беренче йөк машинасы чыгарылуның 45 еллыгы уңаеннан Чаллыга барачак. 1976 елның 16 февралендә конвейердан беренче автомобиль – КамАЗ 5320 бортлы машинасы чыкты. Ул КПССның 25 нче съездына багышланган иде. Йөк машинасы хштта Кызыл мәйданга да барып җитте, – дип сөйләде Лилия Галимова. – Беренче КамАЗ озак еллар Башкортстанда эшләде, соңыннан аны сатып алып, төзекләндерделәр. Хәзер ул халык өчен дә, завод хезмәткәрләре өчен дә кадерле музей экспонаты санала. Йөк машиналары заводында булудан тыш, Президент муниципалитетның йомгаклау сессиясе утырышында катнашырга планлаштыра, анда 2020 ел нәтиҗәләре һәм 2021 елга максатлар турында фикер алышу булачак.
Вакцина ясатыргамы-юкмы – һәркем үзе хәл итә. Лилия Галимова брифинг вакытында прививкаларга каршы булучыларга карата шулай дип белдерде. Шушы көннәрдә Татарстанның Иҗтимагый палатасында коронавируска каршы вакцинага бәйле белгечләр белән бергәлектә сөйләшү узган иде. Вакцинациягә каршы булучылар очрашу барышында шау-шу куптарган иде.

– Һәр кешенең хокукы бар, вакцина кадатыргамы, юкмы – кеше үзе хәл итә. Вакцинага каршы булучылар белән көрәшергә кирәкми, шулай ук аларның да хәзерге вазгыять белән көрәшергә тырышулары да урынсыз. Алар прививка ясатырга теләми икән, ясатмасыннар. Аңлы җәмгыятьтә яшибез бит инде. Имбирь белән генә дәваланырга киңәш итү дөрес түгел. Бер генә халыкара дәрәҗәдәге табибтан да әле мондый киңәш ишеткән юк. Бу вазгыятьтә фәнни, дәлилле фикерләргә колак салу дөресрәк, – дип шәрехләде Лилия Галимова.

14 февраль – Гашыйклар көне уңаеннан, брифинг вакытында журналистлар Казан Кремле вәкиленнән мәхәббәткә булган карашы турында кызыксынды. Лилия Галимова әйтүенчә, һәркем кемнедер яисә нәрсәнедер ярата. Шуңа да мәхәббәт юк дияргә дә кирәкми. “Без барыбыз да ата-анабызны, балаларыбызны, сөйгәннәребезне, торган җиребезне, эшебезне яратабыз. Катлаулы чорда, бигрәк тә шушы пандемия, икътисади хәл кыенрак вакытта, мәхәббәт булганда яшәве җиңелрәк. Мәхәббәт бар. Мин һәркемгә дә мәхәббәт телим”, – диде ул.


Фикер өстәү