Татарстанда көчле бозлавык һәм җепшек кар көтелә

Бүген Татарстанда һәм Казан юлларында көчле бозлавык көтелә.

ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төнлә бераз кар явачак, термометр баганасы -20 градуска кадәр төшә.

Көндез һава температурасы -4тән -9 градуска кадәр була, урыны белән кар һәм җепшек кар явуы көтелә. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, атна ахырында Татарстанда җепшек кар, яңгыр һәм карлы яңгыр көтелә.


Фикер өстәү