«ВТ» ярдәм итте: «Сез язып чыккач әнигә инвалидлык арбасын китереп бирделәр»

– Каләмнең көче бар, газетаның сүзе үтә икән. Рәхмәт, сез язып чыккач, әнигә инвалидлык арбасын китереп бирделәр. Хәзер әниебезне өйдә йөртә алабыз. Бу инде – бер урында гына яту түгел, – дип рәхмәт әйтеп шалтыратты безгә Балтач районының Кили авылында яшәүче Рамил абый Галимов.

Нәсимә апа Ситдыйковага – 87 яшь. Сосна авылыннан килен булып килгән яшь укытучы гомер буе авыл балаларына белем биргән. Таләпчән, шул ук вакытта киң күңелле Нәсимә апа укучыларын белемле һәм тәрбия итәргә омтылган. Хезмәте бушка китмәгән. Ул – Татарстанның атказанган укытучысы. Моңа кадәр өй тирәсендә мәш килеп, тавык-чебешләр янында кайнашкан Нәсимә апа соңгы елларда авырып киткән. Ул — I группа инвалид, хәзер урын өстендә ята.

– Сезгә гаделлек эзләп шалтыратам. Безгә һаман да өйдә йөри торган арбаны бирмәделәр әле. Шәхси тернәкләндерү программасында (ИПР) ике коляска тиеш дип язылган. Рәхмәт, урамда йөри торганын алган идек анысы. Әмма икенчесе дә бик кирәк, анысын да көтәбез. Озакка сузмасыннар иде инде, – дип шалтыраткан иде Рамил абый.

Әлеге сорау белән Татарстан буенча РФ социаль иминиятләштерү фондына мөрәҗәгать иттек. Арбаны 8 мартка кадәр тапшырылачак, дип вәгъдә иткәннәр иде. Тиешле ярдәм үз иясенә февральдә үк барып җиткән. Газетабыз укучылары риза булса, безгә дә күңелле.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү