Рөстәм Миңнеханов Баулыда яшәүчеләрнең кереме  яшәү минимумыннам түбән булуны тикшерергә кушты

«Районда 2752 кешенең кереме яшәү минимумыннан түбән. Бу сорау белән җентекләбрәк шөгыльләнергә кирәк». Татарстан Президенты Баулы район советының йомгаклау сессиясендә район җитәкчелеге һәм прокуратурага шундый күрсәтмә бирде.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында узган ел йомгаклары буенча  Баулыда уртача хезмәт хакының 37 мең сум тәшкил итүен искәртте. «Башлыча нефть чыгару тармагы предприятиеләре хисабына шулай бу», – диде ул. Башка эш бирүчеләр буенча  хәлләр үзгәрәк. Районның 16 оешмасы хезмәт хакын минималь күләмнән кимрәк түли.

Бүгенгә районның тулай продуктының дүрттән өч өлеше нефть чыгару предприятиеләренә туры килә. Рөстәм Миңнеханов узган елгы күрсәткечләргә пандемия һәм нефть бәяләре үзгәрүгә бәйле кыенлыкларның тәэсир итүен билгеләп үтте.

Президент Баулы районының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру мөмкинлегенә ия булуын искәртте. Әмма райондагы сөрү җирләре әлегә республикадагының 1,6 процентын гына тәшкил итә. Шуңа республика агросәнәгать комплексының акчалата керемендә нибары 0,8 процент кына Баулыга туры килә. Бу авыл хуҗалыгы оешмалары, тармакта эшләүчеләр керемендә тискәре чагылыш таба. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә уртача хезмәт хакы – 23 мең сум. Баулы – әлеге күрсәткеч ягыннан  районнар арасында 30 нчы урында.

Шулай ук сөтчелеккә бәйле хәлләр дә әллә ни мактанырлык түгел.

– Бүген районда тәүлегенә савып алына торган сөт күләме нибары 36 тонна тәшкил итә. Сөт – авыл хезмәтчәннәренең төп керем чыганагы. Савым сыерларының баш саны аз булу мине борчый. Инвесторлар эзләргә кирәк, бездә зур агрохолдинглардан башка гына да авыл хуҗалыгын уңышлы үстерү мисаллары бар. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыярга, аларны терлек азыгы белән тәэмин итәргә кирәк. Сөт бәяләре тиешенчә булсын, – дип басым ясап әйтте Президент.

Рөстәм Миңнеханов кешеләрнең социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләренә дә үз вакытында игътибар итәргә кушты. Баулыда яшәүчеләрнең мәктәптә балаларны тукландыру  сыйфатына һәм юлларны чистартуга карата ризасызлыклары бар. Моннан тыш сукбай этләргә бәйле шикаятьләр алына. «Планда каралган бурычларның барлыгын аңлыйм, әмма бу мәсьәләләрне дә карарга кирәк», – дигән бурыч куйды Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелегенә. Президент шулай ук районның медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү, балаларны туган телләрендә укыту өчен шартлар тудыру мәсьәләсенә дә кагылды.

Президент Баулыга эшлекле сәфәре барышында шулай ук нефть-газ җиһазлары заводында, сөт цехында булды. Узган ел биргән вәгъдәсен үтәп,  физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү буенча «Я смогу» дип аталган коммерциясез оешмага да сугылды. Үзәк  рәисе Марат Ильясов, моннан 14 ел элегрәк юл һәлакәтенә юлыгып, инвалид калган – тулысынча параличланган. Үзе өчен савыгу методикасы һәм тернәкләндерү программасын эшләп, даими күнегүләр нәтиҗәсендә аякка баскан. Шуннан соң башка инвалидларга да ярдәм итү ниятеннән, грант акчасы һәм башка чыганаклар хисабына коммерциясез оешма булдырган. Шулай итеп, партнерлары белән уртак тырышлык нәтиҗәсендә узган елның декабрендә 210 кв.м мәйданлы үзәк ачкан. Үзәкнең күнегү залларында ел саен 300гә якын кеше шөгыльләнә ала. Аны капиталь төзекләндерү өчен республика бюджетыннан 4 миллион сум чамасы акча бүлеп бирелгән. Үзәктә хезмәт күрсәтүләрнең барысы да бушлай.

Марат Ильясовка 2020 елда Татарстан Республикасында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Президентының исемле премиясе тапшырылган. Шунда Рөстәм Миңнеханов реабилитация үзәгенә барып чыгарга вәгъдә иткән булган. Менә кичә ул, бирегә килеп, вәгъдәсен үтәде.  Президент үзәктә техник реабилитация чаралары белән танышты. Үзәккә йөрүчеләр Марат Ильясов үзе уйлап тапкан 26 тренажерда шөгыльләнә. «Марат эшләгәнне тулы бер конструкторлык бюросы да эшли алмаган булыр иде, дип уйлыйм. Без аңа тренажерларына патент алырга ярдәм итәчәкбез», – диде Президент.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү