Иртәгә “Ватаным Татарстан”ның Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры башлана

Иртәгә, 12 февральдә, герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган милли көрәш бәйгесе башлана. Ул ике көн дәвам итәчәк. Быел мәртәбәле турнирны Минзәлә шәһәре кабул итә. Батыр калганнарга акчалата бүләк каралган. Шулай ук көрәшчеләрнең иңнәрен чиккән милли сөлгеләр дә бизәячәк.

Быелгы турнирда зур яңалык көтелә. Финал ярышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемендәге премия биреләчәк.

Көрәшчеләрне — бил алышырга, тамашачыларны чын татар көрәшен карап, ял итәргә чакырып калабыз!


Фикер өстәү