Укучы хәлен депутат белә

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышы (язгы сессияне ачып җибәрә) 18 февральдә узачак. Парламент Президиумының Биектау районында узган күчмә утырышында шундый карар кабул ителде.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, депутатлар чираттагы утырышта 33 мәсьәләне карап тикшерәчәк. Шуның 11е – республика законы проекты, 15е – федераль закон проекты. Дәүләт Советы комитетлары, транспорт салымы, шәһәр төзелеше эшчәнлеге, хезмәтне саклау турында һ.б. республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары беренче укылышта карап тикшерүгә әзерләнгән. Унтугызынчы утырышта депутатлар Татарстан буенча эчке эшләр министрының хисабын һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең докладын тыңлаячак.

Президиум утырышында парламентчылар шулай ук 2021 елга Дәүләт Советы эшен оештыру чаралары планы буенча фикер алышты. Хөкүмәт хисабы алдыннан халык вәкилләре, гадәттәгечә, Президент Рөстәм Миңнеханов исеменә комитетлар һәм депутатлар берләшмәләреннән җыелган сорауларны юллый. Бу юлы 40тан артык сорау тупланган.

Әлеге сораулар арасында мәктәп укучыларын тукландыру белән бәйле булганы да бар.  Кичә әлеге мәсьәлә күчмә утырышның көн тәртибендә төп мәсьәләгә әйләнде. Дәүләт Советы депутатлары бер ай дәвамында үзләренең сайлау округларында мәктәпләрдә тукландыруны оештыру мәсьәләсе белән танышкан. Алар мәктәпләрдә булып, ашханә хезмәткәрләре, укытучылар белән аралашкан, продуктлар белән тәэмин итү һәм әзер аш-суның сыйфаты мәсьәләләрен өйрәнгән. Депутатлар мондый проблемаларны ачыклаган: пешекчеләрнең бик аз хезмәт хакы алып эшләве, мәктәп ашханәләренә белгечләр җитмәү, кухня җиһазларының тузуы, туклану залларында урыннар җитмәү, өстәлгә салкын аш-су куелу.

Президиум утырышы алдыннан депутатлар Казан шәһәренең Яңа Савин районы 179 нчы гимназиясендә һәм Биектау 4 нче урта мәктәбендә булган. Казан мәктәбендә туклану мәктәп рестораны схемасы буенча оештырылса, Биектау мәктәбе, күп кенә башка авыл мәктәпләре кебек үк, Туклану департаменты тәэмин итә торган чимал белән эшли. Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә балаларны кайнар ризык белән тәэмин итүнең шушы ике схемасы киң таралган.

«Башлангыч сыйныф укучыларының һәммәсен кайнар ризык белән тәэмин итү бурычын Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында куйды, – дип басым ясап әйтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Тиз арада норматив хокукый база эшләнде, федераль законга үзгәрешләр кертелде». Парламент башлыгы төбәкләрдә сәламәтлеге йомшаграк булган балаларның ихтыяҗларын исәпкә алу мөмкинлегенең дә пәйда булуын искәртте.

Әмма Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, барысы да без теләгәнчә генә бармый. Законны тормышка ашыру ата-аналар, дәүләт хакимияте органнары, Прокуратура, Иҗтимагый палата ягыннан күп кенә сораулар тудыра. «Халык контроле» системасына һәм депутатлар почтасына хатлар көннән-көн күбрәк килә. «Шуңа күрә парламентчылар бу теманы җентекләп өйрәнеп, аны Президиум каравына чыгарырга карар итте. Безнең бурыч – мәктәптә балаларны тукландыру сыйфатын яхшырту», – диде ул. Татарстанда укучыларның 97,9 проценты кайнар аш белән тәэмин ителгән. Башлангыч сыйныфларда бу күрсәткеч 100 процентны тәшкил итә.

Утырышта профильле комитет башлыгы Айрат Зарипов, мәктәпләрдә ашханәләр инфраструктурасын үстерү буенча аерым программа булдыру мөмкинлеген тикшерергә тәкъдим итте.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү