Ир игезәк балаларын күмәргә җыенганда курчакларга тап була: хатыны гаебен таныган

Ставрополь һәм Дагыстан өлкәсендә бик сәер һәм коточкыч хәл булган.

Ир кеше игезәкләрен күмгән вакытта, балалар урынына курчаклар куелган булганлыгын күреп, полициягә мөрәҗәгать итә.

Хокук сакчыларына Дауд Даудов, балаларының Ставрополь өлкәсенең перинаталь үзәгендә тугач та үлүләре, ә күмәргә дип алган җәсәдләре урынына курчакка тап булуы турында хәбәр итә.

Ир туганнары белән балаларын күмү өчен кабер казый. Балаларны гүргә иңдерер вакыт җиткәч ирнең туганы аңа гробны ачып, үз йолалары буенча күмәргә куша. Ир беренчесен ачып җибәргәч, шакката, анда бала урынына курчак куелган була. Курчак эченә су сеңдерелгән әвәләү өчен камыр тытырылганлыгын күрә.

Ир балаларны алыштырганнар дип уйлый. Әлеге хәл буенча төбәк губернаторы Владимир Владмиров тикшерү башларга боерык бирә. Бала тудыру йортларын тикшергәннән соң, аның хатынының хастаханәдә ятмавы, бала тапмавы ачыклана.

Дагыстанда шулай ук бер генә бала тудыру йортында да игезәкләр тууы теркәлмәгән була.

Тикшерү барышында балаларның «әнисе» Лаура серне чишә. Чынлыкта ул ирен 9 ай буе көмәнле дип алдап йөри һәм бала тудырырга киткәннән соң, сабыйлар үлеме турындагы «әкиятне» уйлап таба. Балаларның «мәетләрен» дә үзе алып кайта һәм ачырга ярамаганлыгын кисәтә. Ә әлеге адымга ул ирен югалтудан куркып барганлыгын әйтә.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү