Муса Җәлил бәйгесендә җиңгәннәргә акча гына түгел, чиккән сөлге дә бүләк итәчәкләр

12-13 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган милли көрәш бәйгесе узачак. Быел мәртәбәле турнирны Минзәлә шәһәре кабул итә. Батыр калганнарга акчалата бүләк каралган. Шулай ук көрәшчеләрнең иңнәрен матур чиккән сөлгеләр дә бизәячәк.

“ВТ” газетасы баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин әйтүенчә, алар көрәштә җиңгәннәргә матур истәлек булып калачак.
– Икенче ел рәттән батырларга федерация ярдәме белән шундый матур призлар әзерлибез. Акча ул керә дә бетә. Шушы сөлгеләр истәлек булып калсын иде. Өйләнмәгән егетләр очрашып йөргән кызларына, гаиләлеләре – балаларына күрсәтсен. Шушы турнирда җиңүләре онытылмасын иде, – диде ул.
Әлеге матур сөлгеләрне “Казан сөлгесе” иҗат остаханәсе (җитәкчесе – Гөлнара Нурмөхәммәтова) әзерләде. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.


Фикер өстәү