Җир шарында гаҗәеп һәм шаккаткыч нәрсәләр күп инде ул. Шуларның берсе – кыргый хайваннар дөньясы. Алар турында кайсыгыз күбрәк белә икән?
- Зур фил бер тәүлеккә күпме су эчә?
А. 15-50 л
Б. 80 л
В. 100 л артык
- Нинди ерткыч хайванның тәне үлчәменә карата йөрәге бик кечкенә санала?
А. леопард
Б. бүре
В. арыслан
- Колибри кошчыгының очыш вакытында йөрәге ничек тибә?
А. минутына 1000-1200
Б. минутына 500
В. секундына 300
- Сигезаякның күз карасы нинди формада?
А. ромб
Б. квадрат
В. түгәрәк
- Әкәм-төкәмнең ничә теше бар?
А. 15-25 мең
Б. 10 мең
В. 7 мең
- Дөньядагы иң матур кош – ул…
А. страус
Б. әтәч
В. алтын фазан
Фото: pixabay.com
Җаваплары : 1)В; 2)В; 3)А; 4)Б; 5)А; 6)В