Россиягә Казан аша электрон виза белән 52 илдән керергә мөмкин

Чит ил кунаклары пандемия тәмамланганнан соң республикага яңа электрон визалар белән килә алачак.

Казан чит ил кешеләренә яңа электрон визалар белән керү мөмкинлеге бирүче берничә шәһәр исемлегенә кертелгән. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов белдергән.
Аның әйтүенчә, яңа система чит илләрдә яшәүчеләргә, эшлекле командировкага, турист сыйфатында яки башка максаттан Россиягә килү өчен, компьютерда бик җиңел генә электрон виза рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә. Яңалык дөньяның 52 илендә яшәүчеләргә кагыла, һәм ул коронавируска бәйле чикләүләр алынуга эшли башлаячак.
“Биредә Европа берлеге, Һиндстан, Иран, Кытай, Малайзия, Төркия, Япония һ.б. турында сүз бара. Хөкүмәт шулай ук Россиягә электрон виза белән керү пунктлары исемлеген дә раслады, алар исәбендә “Казан” халыкара аэропорты да бар. Чит ил кешесе, Казан аша кереп, Россиянең башка шәһәрләрендә дә була алачак”, – дип аңлатып үткән Радик Вахитов.


Фикер өстәү