Бер минут эчендә сез 20 ТАПКЫР «Әл-Ихлас» сүрәсен укый аласыз.
Бу сүрәне уку Коръәннең ӨЧТӘН БЕРЕН укуга тиң.
Әгәр сез һәр көнне 20 тапкыр «Әл-Ихлас» сүрәсен укысагыз, сез әлеге сүрәне БЕР АЙ эчендә 600, ә БЕР ЕЛ эчендә 7200 тапкыр укыган буласыз.
1 минут эчендә сез Аллаһыга ХӘМЕД-СӘНАләрегезне, ШӨКЕРләрегезне ӘЙТӘ, АҢА ЯРАТУЫГЫЗНЫ БЕЛДЕРӘ аласыз.
Сез тормышыгызның һәр минутында: ятып торганда да, урамнан барганда да, транспортта булганда да Аллаһыны искә ала аласыз.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. — بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
1. Куль һүәллаһу әхәд. — قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ
2. Аллаһүс-самәд. — ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ
3. Ләм йәлид үә ләм йүүләд. — لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ
4. Үә ләм йәкүл-ләһү күфүән әхәд. — وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ
«Шәфкатьле Рәхимле Аллаһ исеме белән… — بِسْمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحْمَٰنِ ٱلرَّحِيمِ
- Әйт:«Ул – Аллаһ – берәү генә! — قُلْ هُوَ ٱللَّهُ أَحَدٌ
- Аллаһ – мәңге булучы. — ٱللَّهُ ٱلصَّمَدُ
- Ул тудырмады да һәм тумады да, — لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ
- һәм һичбер нәрсә дә аңа тиң түгел». — وَلَمْ يَكُن لَّهُۥ كُفُوًا أَحَدٌۢ
(«Дин вә мәгыйшәт»)