“Спутник V” вакцинасының мөселманнарга да яравы билгеле булды

“Спутник V” вакцинасы составы белән теләсә кем таныша ала, ислам дине күзлегеннән караганда, анда бернинди дә тыелган компонентлар юк. Гамалея исемендәге илкүләм тикшеренү үзәгенең лаборатория җитәкчесе Владимир Гущин коронавирустан уйлап табылган вакцинаның хәләллеге темасына багышланган “Түгәрәк өстәл”дә шулай дип белдергән. “Компонентлар арасында ниндидер хайваннарның кан сүле дә, башкасы да юк. Без куллана торганның барысы да – тулысынча химик табигатьле”, – дип билгеләп үткән ул.
Аның әйтүенчә, мөселманнар катнашындагы “Түгәрәк өстәл” алдыннан галимнәр ислам диненең нинди компонентларны тыюны караган. “Болар, аерым алганда, үлгән хайван, дуңгыз, кан компонентлары һ.б. Аларның берсе дә вакцина составында юк”, – дип белдергән белгеч.
Моңа кадәр мөселманнар яңа вакциналар компонентларының ислам дине таләпләренә – хәләллеккә туры килү-килмәү мәсьәләсе кызыксындыруын белдергән. Дини кешеләрне бигрәк тә вакцинаны җитештерүдә дуңгыз желатинын куллану-кулланмау мәсьәләсе борчыган.


Фикер өстәү