76 яшендә кияүгә чыккан Мөгаздәмә әби: «Чәй эчертсәң, шул җитә, диде»

8 март уңаеннан сөйгәне алып килгән ләлә гөлләмәсе Нурлатта яшәүче Мөгаздәмә Сәгыйрованы бөтен Татарстанга танытты. Республика клиник хастаханәсенә бот сөяген сындырып  эләккән 79 яшьлек әбекәйнең күңелен  67 яшьлек ире Фаиз, чәчәкләр белән генә түгел, җылы сүзе, игътибары белән дә күтәрә. Тормыш коруларына да өч кенә ел  икән.

– Беренче ирем Сәгыйть белән өч бала үстердек. Аның үлгәненә дә 23 ел инде. Ирем үлеп, 10 ел үткәч бердәнбер улымны югалттым. 45 яшендә йөрәк белән китеп барды. 20 ел ялгыз яшәдем.  Фаиз белән танышу бер дә көтмәгәндә килеп чыкты, – дип сөйли Мөгаздәмә апа. – Без – бакча күршеләре. Өйдә тик ята торган гадәтем юк, гел шунда казынам. Күршем чыга да мине күзәтә икән. Берзаман килде дә, арып бетәсең бит, ял ит, әйдә, бөтен эшеңне үзем эшлим. Чәй эчерсәң, шул җитә, ди бу. Миңа нәрсә инде, ир-ат ярдәменнән баш тартып тормадым, дус-тату гына  йөрешә башладык. Күршемнең ярдәме дә, чәйгә керүе дә ешайды. Бераздан Фаиз, синең  чәең дә тәмле, дип әйтә башлады. Эшне озакка  сузмадык, никах укыттык. Ул вакытта миңа – 76, аңа 64 яшь иде.

Ир белән хатын кышын ялларда очрашалар, җәен гел бергә. Мөгаздәмә апа кышны Нурлатта үз фатирында чыга, ә Фаиз абый авылын  ташлый алмый икән.

Әбекәйнең гашыйк булган чагын балалары да хәтерли. Кызы Алсу – Казанда, Венерасы Санкт-Петербургта яши.

– Балаларым шалтыратты. Әни, әби үзгәрде. Кояштай балкый, диләр. Мин исә, бакчаның һавасы шәп бит аның, дим. Тик сәбәп башкада икән. Ишеткәч, сөендем генә. Үзләренә дә матур яшәгез дип әйттек. Ялгыз яшәгәнче, парлы булуга ни җитә соң?! – ди Венера ханым.

Мөгаздәмә апаның хастаханәгә ничек эләгүе турында да сораштык. Фаиз абый мунчага алып кайтып, кире китергән көн була ул.

– Мин машинадан төштем дә өйгә атлый башладым. Подъезд төбенә җитүем булды, кар каплаган бозда таеп китеп егылдым. Фаиз тизрәк ярдәмгә килде. Тик күпме генә тырышса да, күтәрә алмады. Ярдәмгә күршебез чыкты. «Ашыгыч ярдәм» чакырмыйча булмады. Алар бот сөягенең сынганын күргәч, мине Казанга озаттылар. Әле ярый, монда эләккәнмен. Табиблар тиз арада кеше ясады үземнән. Инде шөкер, аякка бастым. Рәхәтләнеп йөрим. Бүген кичкә чыгаралар да инде. Казандагы кызыма чыгам. Аяклар ныклап йөри башлагач, өемә кайтырмын дип торам. Ирем дә көтә бит. Җәйгә чыккач, тагын бакчада яши башлыйбыз, – ди әбекәй.

Кызы Венера да әнисенең аякка басуына ышанмаган.

– Әни егылган, бот сөяге сынган дигән хәбәрне ишеткәч, бөтенләй югалып калдым. Бик борчылдым. Җитмәсә, әниебезнең хроник авырулары да җитәрлек. 2014 елда йөрәгенә дә операция булган иде. Монысын күтәрә алырмы дип кайгырдык. Тик безнең әни ике уйлый торган кеше түгел ул. Минутында хәл итә, – ди Венера ханым. –  Әнине карар өчен, эшемнән ял алдым. Санкт-Петербургтагы дусларым да операция уңышлы булачагына шикләнгән иде. РКБ табиблары шаккатырды. Олы яшьтәге кешене аякка бастырдылар. Аларга мең рәхмәт.

Әбигә операция ясаган табиб белән дә сөйләштек.

– Бот сөяге сынып килүчеләр шактый. Барысына да ярдәм итәргә тырышабыз. 1 ел эчендә шушындый 800дән артык операция ясадык. Мөгаздәмә апага сынган сөяк урынына пластинка куелды. Шунысы сөендерә – безгә килгән барлык кешеләр дә өйләренә үз аякларында кайтып китә, – ди 1 нче травматология бүлеге мөдире Гамил Гарифуллин.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


76 яшендә кияүгә чыккан Мөгаздәмә әби: «Чәй эчертсәң, шул җитә, диде»” язмасына фикерләр

  1. Табипларга рәхмәт! РКБ табипларына, гомүмән мед. персоналга сәламәтлек, бәхетле тормыш, хезмәтләрендә унышлар телим.

Фикер өстәү