Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 426га җиткән

Татарстанда коронавирустан тагын өч кешенең гомерен өзгән.

Вафат булучылар — 1935 елгы хатын-кыз, шулай ук 1936 һәм 1950 елгы ике ир-ат. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланды», — диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.

Татарстанда коронавирустан  үлүчеләр саны 426га җиткән.


Фикер өстәү