Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 114кә җитте

Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан гомере өзелгән. Хәзер Covid-19 корбаннарының  саны 114 кә җитте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гомере өзелүчеләрнең икесе дә — ир-атлар. 1953 елгы ир полисегментар пневмония белән хастаханәгә китерелгән булган. Аның хәле хроник авырулары аркасында кискенләшкән.

1960 елда туган ирне дә пневмония диагнозы белән хастаханәгә китергән булганнар. Аның да шулай ук хроник авырулары булган.

Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.


Фикер өстәү