Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган

Татарстанда коронавирустан  ике үлем очрагы расланды, бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Ике очракта да үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән, вирус ачыкланган», — дип сөйләде Галимова.

1942 елгы Казанлыны 6 июньдә ике яклы полисегментар пневмониясе белән авыр дәрәҗәдә хастаханәгә озатканнар. Авыру агымы йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин системалары хроник авырулары белән катлауланган. 11 июньдә пациентның хәле начарлану фонында реанимация бүлегенә күчергәннәр. 16 июньдә аның хәле кинәт начарлана, йөрәк эшчәнлеге тукталып кала. Реанимация ярдәм итә алмаган.

1952 елгы пациент 20 июньдә авыр дәрәҗәдәге вируслы пневмония белән Чистай үзәк хастаханәсенә озатыла. Хатын-кызда йөрәк-кан тамырлары авыруы булган. 26 июньдә вафат була.


Фикер өстәү