Хөкем карарлары кимегән

Татарстан судьялары Казанның “Корстон” үзәгенә XIV чираттан тыш конференциягә җыелды. Алар судларның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, быелга планнар билгеләде. Судьяларның хисап конференциясендә Президент Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарага республикабызның барлык почмакларыннан 170ләп судья җыелды.

Югары суд рәисе Илгиз Гыйлаҗев үзенең хисап чыгышында билгеләп үткәнчә, 2019 елда республикада җинаять эшләре буенча хөкем карарлары алдагы елдагыга караганда ике меңгә кимрәк чыгарылган. “Республика судлары 13 меңгә якын кешене хөкем итте. Суд алдына басучыларның гомуми саныннан – 67 процент, ягъни 2018 елдагыга караганда ике меңгә кимрәк бу”, – диде Югары суд рәисе.

Ул суд эскәмиясенә утыручылар арасыннан 38 процентының кабат хөкем ителүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта узган елда 38 кеше акланган (2018 елдагыга караганда 1,5 тапкыр кимрәк). Илгиз Гыйлаҗев әйтүенчә, җинаятьләрнең төп өлеше даими керем чыганагына ия булмаган затларга туры килә.

Рөстәм Миңнеханов конференциядә чыгыш ясап, судьяларның һөнәри осталыгы суд алдындагы бурычларны (алар арасыннан – кайбер икътисади җинаятьләрне административ хокук бозулар категориясенә кертү, суд эшчәнлеген санлы форматка күчерүне дәвам итү һ.б.) җиңел генә хәл кылу мөмкинлеге бирәчәгенә ышаныч белдерде.

Президент республика уңышлары барлык хакимият тармакларының (ә суд – хакимиятнең бер тармагы) көйле эшләвенә турыдан-туры бәйле диде. Бигрәк тә илкүләм проектларны тормышка ашыру кысаларында халыкның тормышын яхшыртуда. Республиканың барлык программалары нәкъ менә шуларны тел-теш тидергесез үтәүгә юнәлдерелгән, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, балаларны карау-тәрбияләүгә алиментлар түләтү мәсьәләсенә кагылып үтте. Аның әйтүенчә, бүген судлар ата-аналарның үз бурычларын үтәвенә гарант булып торырга тиеш. Балаларга алиментлар түләтү турында эшләрне карап тикшерүне аерым игътибар үзәгенә алырга кирәк, диде Президент.

Хакимиятнең бурычларыннан берсе – җәмәгать судьялары эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру. Бу максаттан чыгып, республикада суд участоклары биналарын капиталь төзекләндерү, аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү эше дәвам итә.


Фикер өстәү