Рөстәм Миңнеханов «Ел ир-атлары» медиарейтингына керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Медиалогия» тикшеренү компаниясе төзегән «Ел ир-атлары» исемлегенә керде.

Рейтинг 23 февраль — Ватанны саклауылар көне — уңаеннан әзерләнгән һәм массакүләм мәгълүмат чараларында теге яки бу шәхеснең искә алынуы исәпкә алынган. Рөстәм Миңнеханов рейтингның унтугызынчы баскычында тора, медиаиндексы 101 364 тәшкил итте.

Исемлекне Россия Президенты Владимир Путин җитәкли, искә алулар саны 3,6 млн була язган. Икенче һәм өченче урыннарны Россия Федерациясе Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев (медиаиндекс — 700 меңнән артык) һәм Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков (318 мең) алган.

Медиарейтинг төрле форматтагы 53 меңнән артык массакүләм мәгълүмат чыганагы, шул исәптән газеталар, журналлар, интернет-ММЧ, ТВ һәм радио анализына нигезләнә. Тикшеренүдә 2019 елның февраленнән 2020 елның февраленә кадәр мәгълүматлар исәпкә алынган.


Фикер өстәү