Рөстәм Миңнеханов нинди рейтингның унлыгына кергән?

«Медиалогия» мәгълүматы буенча, узган айда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм-матбугат чараларында иң искә алынучы 10 төбәк җитәкчесе арасында үз урынын ныгыткан. Бу компаниянең тикшеренү нәтиҗәләреннән күренә.

«Рейтинг 52 мең чыганак мәгълүматларын үз эченә алган массакүләм-матбугат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Алар ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет- массакүләм-матбугат чаралары», — диелгән компания хәбәрендә.

Рейтингка комментарийларда Рөстәм Миңнехановның медиакиңлектә искә алыну күрсәткече югары булуы аның WorldSkills 2019 чараларында катнашуы белән аңлатыла. Август аенда чемпионат мәйданында Россия Президенты Владимир Путин һәм Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев булды.

WorldSkills 2019 киңлекләрендә Татарстан Президенты Франция хезмәт министры Мюриэль Пенико, Кытай Халык сәяси консультат советы рәисе урынбасары Ван Юнцин һәм башка рәсми затлар белән очрашты.

Моннан тыш Рөстәм Миңнеханов август аенда Дәүләт Думасына Угра елгасында Бөек бәрелеш тәмамлану көне уңаеннан Россиядә яңа бәйрәм көнен булдыру закон проектына каршы фикер җибәрде.

Федераль һәм төбәк матбугат чараларында шулай ук Татарстанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «ТАССР оешуга 100 ел» медале булдыру турында указ проекты әзерләнү турындагы хәбәр кызыксыну тудырды.

 


Фикер өстәү