Миңнеханов Россия мәгълүмат чараларында иң телгә алынган 50 кеше арасына керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 ел нәтиҗәләре буенча кабат Россия массакүләм мәгълүмат чараларында иң телгә алынган 50 кеше исемлегенә керде. Рейтингны «Медиалогия» компаниясе әзерләгән.

Татарстан Президенты 785 956,3 медиаиндексы белән рейтингта 36нчы урынны били. Аның белән күрше позицияне сенатор Алексей Пушков һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин алды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин потенциаль көндәшләрен күпкә узып, рейтинг лидеры булды.

Рейтинг «Медиалогия» белгечләре тарафыннан 70 меңнән артык төрле чыганакларны үз эченә алган база нигезендә төзелгән. Алар — телеканаллар, радиостанцияләр, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет мәгълүмат чаралары. Анализ 2021 елның 1 гыйнварыннан 12 декабренә кадәр мәгълүматлар буенча үткәрелде.


Фикер өстәү