Россиянең иң шәп сыерын подиумга әзерләгән Гөлчәчәк Сәлахиева: «Яратуым белән җиңдем»  

Россиянең иң шәп сыеры Татарстанда тәрбияләнгәнлеген белә идегезме әле? Иң матур, төз гәүдәле һәм сөтләч. «Кызыл Шәрык Агро» җәмгыятенең Рус Әҗәлесе комплексындагы Дочка кушаматлы сыерның даны әнә шулай еракларга таралды. Аны нинди сыйфатларына карап сайлап алганнар, бәйгегә әзерлек ничек барган? Без шул турыда белештек.

Дочка республикада узган «Бөтенроссия кыр көне – 2023»тә иң яхшы сыер булып танылган иде инде. Шушы көннәрдә исә аңа титулын Мәскәүдә узган «Алтын көз» XXV Россия агросәнәгате күргәзмәсендә тагын бер кат исбатларга туры килә. Сөтлебикә монда да сынатмады: алтын медаль белән кайтты.

Мондый чара быел беренче тапкыр уздырылды. «Бөтенроссия кыр көне»ндә Мари Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстаннан 52 хуҗалыктан 80 сыер катнашкан иде. Җиңүчеләрне дә чын гүзәллек бәйгесендәге шикелле бәяләделәр. Подиумнан узган иң яхшы сыерны гәүдә төзелешенә, күкрәк киңлегенә, арка сызыгына, йөрүенең гармониялелегенә, җилен формасына, продуктивлыгына һәм башка сыйфатларына карап ачыкладылар.

Хендлерга, ягъни сыерны күргәзмәдә йөртүче Гөлчәчәк Сәлахиевага исә бәйге алдыннан яңа һөнәр үзләштерергә туры килгән. Ул «Кызыл Шәрык Агро» җәмгыятенең «Вахит» хуҗалыгында 2003 елдан бирле бозаулар карый.

– Безнең әни гомер буе сыерлар сауды, шуңа күрә мин дә гел аның кул арасына кереп йөрдем. Мин маллар бик яратам. Үз хуҗалыгыбызда да терлекләр күп асрыйбыз. Авыл кешесенең терлеккә җаны тарта аның, шуңа күрә хайваннар да безне тыңлыйдыр дип уйлыйм, – ди ул.

Булачак чемпионны әзерләр өчен берничә кеше арасыннан Гөлчәчәк Сәлахиеваны «Үткенлегегез, чаялыгыгыз бар, куркып та калмыйсыз. Сез булдырасыз!» – дип сайлап алганнар. Ул да сынатмаска сүз биргән. Һәм өч ай дәвамында бәйгегә бик тырышып әзерләнгән.

– Мал бит инде ул. Шуңа күрү  өйрәтү җиңел түгел, төрле чаклар булды, – дип искә алды ул сөтлебикәне бәйгегә әзерләгән вакытларын. – Иң элек безгә берничә сыерны алып килделәр. Арадан иң усал дигәне, якынлашуга, миңа таба башын сузды. «Болай булгач, өйрәнә икән», – дидем дә шунысын сайлап алдым. Сыер баштагы вакытта янына да китермәде. Өстерәп тә чапты, астында да калдык, егылып, кулларны да авырткаладык. Ләкин ахырга таба барыбер буйсындыра алдык. Тәмле сүзләрне, ягымлылыкны, яратуны эшкә җиктем. Үз хуҗалыгымда бозауларны карыйм да 2–3 сәгатькә күрше авылга сыерым белән очрашуга барып килә идем. Акрынлап аркасыннан сыйпап, муенын яраттыра башлады. Сөтлебикәне җитәкләгән кеше нәрсә эшли, сыер да шуны ук кабатларга тиеш. Анысын да булдырдык. Сыер күзләрен мөлдерәтеп карап тора иде безгә. Аның карашын күргәч, үземнең дә күзләремнән яшьләр килде.

Сыерны жюрига тәкъдим итәсе кешегә өч ай вакыт бирелсә, катнашасы сыерны 1900 баш арасыннан физик күрсәткечләрен карап, генетик потенциалын тикшереп, бер атна эчендә ашауның савымны ничек яхшыртуын күзәтеп, узган ел ук сайлап алганнар.

– Сыерым бик биек, зур гәүдәле, матур иде. Сөбханалла! Аяклары озын, җиленнәре матур, үзе сөтләч. Тәүлегенә 45 литр сөт бирә. Дөрес, Мәскәүгә баргач, стресстан сөтен 35 литрга кадәр киметте, тик бер көннән үз продуктивлыгына кабаттан кайтты, – дип горурланып сөйләде сөтлебикәсе турында Гөлчәчәк Сәлахиева. – Усал дисәләр дә, тыңлата алдым мин аны. Башка төбәкләрдән килгән сыерларны дүртәр кеше җитәкләп йөртте. Безнеке мине генә дә тыңлады. Акыллы иде. Подиумнан йөрткәндә, башына калфак та кигерттек әле без аның! Гомумән, бәйгедә безнең сыерга тиңнәр булмады. Иң матуры, иң чистасы һәм иң нык әзерлеклесе безнеке иде! Без бит аны шампунь белән яхшылап юып, йоннарын тигезләп кисеп, ялт иттереп чыгардык. Бәяләүчеләр дә шаккатып: «Сез бик нык әзерләнгәнсез», – диделәр.

Мәскәүдән кайткач та, сыерын елап озатып калган ул. Әле менә шушы көннәрдә үзе кунакка да барып килмәкче икән. Менә шундый булдыклы сыерларыбыз да, уңган һәм тәвәккәл кызларыбыз да бар безнең!

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү