Бүген Татарстанда болытлы һава, урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
17 октябрьдә 18.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр 15-20 м/с, урыны белән 25-28 м/с тизлектәге көчле җил булуы турында кисәтә синоптиклар.
Гидрометеорология үзәге хәбәрендә көчле җилнең икенче көнгә кадәр дәвам итәчәге әйтелә. Көндез 3-8 градус җылы булыр дип көтелә.