Ләйлә Фазлыева: «Чаралар махсус операция катнашучыларының киңәшләрен истә тотып әзерләнде»

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «ВСЕ СВОИ» телемарафонында республикада барлык чаралар махсус хәрби операция катнашучылары, ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары киңәшләрен истә тотып әзерләнгәнен әйтте.

«Бүгенге көнда ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыга сәламәтлек ягыннан ярдәм күрсәтү каралган. Ветеран исемен алучыларга да льготалар бар. Бу карарлар Россия Федерациясе гражданнарына кагыла. Эшкә урнашу өчен дә чаралар бар. Хәрбинең эш урынын саклап калган һәр оешма житәкчесенә рәхмәт белдерәбез. Әгәр дә элекке эш урыны сакланмаган икән, без яңадан һөнәр үзләштерү мөмкинлеге тудырабыз. Шулай ук, хәрбинең гаилә әгъзалары да бу хокукка ия», – диде ул.

Аның сүзләренчә, бүгенге марафон һәр кешегә махсус хәрби операциясе катнашучысына рәхмәт сүзләрен әйтүнең мөһим булуын аңлата.

«Бүген Татарстанда теләктәшлек белдерү чаралары күп. Аларның яңалары да чыга. Һәр спикер теге яки бу мәсьәләне ничек хәл итүебез турында сөйләде», – диде Ләйлә Фазлыева

 


Фикер өстәү