Ринат Фазыйлов: «Барыбыз да уртак нәтиҗәгә эшлибез»

«Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте Татарстанның барлык оешмалары белән дә эшли. Бу хакта Татарстандагы Гомумроссия халык фронтының Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазыйлов «ВСЕ СВОи» патриотик марафонында әйтте.

– Безнең хәрәкәт үз эшчәнлеген 2020 елда бер төркем активистлар тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу йөзеннән башлады. Махсус хәрби операция башлангач, янәдән үз эшчәнлеген яңартты. Егетләребезгә партнер оешмалар, меценатлар, битараф булмаган кешеләр ярдәм итә. Ай саен хезмәт хакыннан, пенсиядән акча бүлеп бирүчеләр дә бар, – дип сөйләде ул.

Билгеле булганча, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча “кайнар элемтә” эшли.

– Республиканың барлык оешмалары, ведомстволары һәм министрлыклары берләште. Барыбыз да уртак нәтиҗә өчен тырышабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә мөмкин кадәр күбрәк теләктәшлек белдерсәләр иде. Аларга матди һәм рухи яктан ярдәм кирәк. Республика халкы ихлас, ярдәмчел. Хәрби операциядә катнашучыларны җиңү белән кайтуларын көтеп калабыз, – диде «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте җитәкчесе.


Фикер өстәү