Сөт яратучы гөл бар икән…

Зәй районына командировкага баргач, авыл урамнарыннан йөргәндә, бер нәрсәгә игътибар иттек. Монда күп кешенең тәрәзә төбендә безнең өчен ят гөл – сөтлегән (молочай) үсә. Кызгылт сары төстәге чәчәкләре күзгә бәрелеп тора аның.

Аксар авылында яшәүче 69 яшьлек Тәһеҗүрә апа Хәбибуллина яшәгән йортта да алтылап чүлмәктә үсә ул.

– 4-5 ел элек сеңлем Зәй базарыннан бер төп алып кайткан иде. Шуннан соң ботакларын кисеп, башкалар да өләштем. Әнә шулай авыл буенча бик тиз таралды. Чәчәкләре шаулап үсә, коелмый. Корыган чәчәкләрен гел җыеп торасы да юк. Тәрәзә төбендә чәчәкле гөл булгач, матур бит. Үскән саен кисеп, төпләндереп, яңасын утыртам,–ди Тәһеҗүрә апа.

Гөл талымчан түгел. Әмма аны кояш төшкән җирдә үстерү яхшырак. Суны сирәгрәк сибәргә кирәк. “Сөт ярата ул. Аны су белән катнаштырып сибәм. Ашлама кулланган юк. Аның урынына банан, йомырка кабыклары, ит юган сулары бара. Бакча туфрагына кибетнекен дә кушам. Көйсез булмаса да, чәнечкеле ул. Бер урыннан икенчесенә чүпрәккә чорнап күчерәм”, –ди Тәһеҗүрә апа.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү