Казанга Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко килде

Казанга Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында зур кунакны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Александр Лукашенко Татарстан башкаласына Россия Президенты Владимир Путин чакыруы буенча килде. Казанда ул «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашачак.


Фикер өстәү