Казанга Владимир Путин килде

Казанга Россия Президенты Владимир Путин килде, дип хәбәр итә РИА «Новости». Аэрпортта ил башлыгын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Президентның Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алды.

Татарстан башкаласында Владимир Путин «Киләчәк Уеннары»ның ачылу тантанасында катнашачак һәм әлеге чарага килгән чит ил лидерлары белән очрашулар уздырачак.

ТАСС хәбәр итүенчә, Россия Президенты Горбунов исемендәге Казан авиация заводына да барыр дип көтелә.

 


Фикер өстәү