Казанда Кыргызстанның Генераль консуллыгын ачтылар

Бүген Казанда Кыргыз Республикасы Генераль Консуллыгының Татарстандагы офисын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Кыргызстанның тышкы эшләр министры Жээнбек Кулубаев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Юрий Камалтынов фикренечә, Генераль консуллыкны ачу ике арадагы хезмәттәшлекне һәрьяклап үстерүгә яңа яңа этәргеч булачак. Соңгы елларда Кыргызстан белән Татарстан арасында икътисадый хезмәттәшлек тотрыклы рәвештә үсә, мәдәни элемтәләр дә ныгый. «Безнең республикада кыргыз халкының бөек улы, язучы һәм дипломат Чыңгыз Айтматовны онытмыйлар, аның исеме Кукмара районының бер мәктәбенә бирелгән, анда язучының әнисе ягыннан бабалары туган, шулай ук Казан урамнарының берсе аның исемен йөртә», – дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Исегезгә төшерәбез, Генераль консуллык ачу турындагы карар 2023 елның маенда кабул ителде, бу хактагы карарны Кыргыз Республикасы Президенты Садыр Жапаров имзалады. Казанда Кыргызстанның Генераль консуллыгын ачу – Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында Кыргызстан Республикасы һәм Татарстан хезмәттәшлегенә яңа этәргеч бирәчәк мөһим вакыйга.
Кыргызстанның тышкы эшләр министры Жээнбек Кулубаев фикеренчә, Генераль консуллыкны ачу бик вакытлы булды. «Чөнки хезмәттәшлекне алга таба үстерәчәк зур вакыйгалар алдында торабыз», – диде ул. Министр сүзләренә караганда, Татарстан белән Кыргызстан арасындагы мәдәният һәм телдәге якынлык ике халык арасындагы элемтәләрне ныгытып кына калмыйча, киләчәктәге мөнәсәбәтләргә дә нигез булып тора.

Казандагы Генераль консуллык Татарстан, Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия һәм Ульян өлкәсендә яшәүче Кыргызстан гражданнарына хезмәт күрсәтәчәк.


Фикер өстәү