Карантин: эт өрер, авыру йөрер

Татарстан хайваннар арасында таралган куркыныч авырулар буенча чагыштырмача имин төбәк булып санала. Ә менә котыру авырулары әледән-әле республиканың төрле районнарында чыккалап тора.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре әйтүенчә, ел башыннан республикада котыру авыруының 21 очрагы теркәлгән. Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, Түбән Кама районының Смыловка, Алексеевск районының Войкино, Балтач районының Кариле, Мамадыш районының Иске Завод, Тукай районының Түбән Суыксу авылларында, Алабуга шәһәрендә карантин игълан ителгән.

– Аларның күпчелегендә этләрнең авыру йоктыруы ачыкланды. Ике авылда песиләр авырганлыгы билгеле булды. Гадәттә төлкеләр авыру тарата торган иде. Соңгы очракларда әлеге җәнлеккә бәйле вакыйгалар тынып тора, – ди белгечләр.

Тукай районының Түбән Суыксу авылында шәхси хуҗалыкта асралган этнең авыру иярткәнлеге ачыкланган. Әлеге авылга беренче чиратта авыру йоктыру куркынычы зур булган хайваннарны алып керү һәм алып чыгу тыелган. Шулай ук хайваннарны дәвалау да ярамый. Авыл янында ике чакрым радиуста ярминкәләр һәм күргәзмәләр оештыру шулай ук тыела. Билгеле булганча, карантин гадәттә котыру авыруы белән авырган соңгы хайван юк ителгәннән соң ике ай узгач, юкка чыгарыла.

Баш ветеринария идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, әлеге авыру кабынып ала да сүлпәнәя.

– Гадәттә уңыш күп булган елны күсе-тычканнар арта. Димәк, бүре, төлкеләргә дә азык мулдан дигән сүз, – дип аңлата белгечләр. – Ә төлкеләр Татарстанда котыру авыруын иң күп таратучылар булып тора. Быел бу проблема кискен түгел, шулай да профилактика чараларын һәрдаим башкарып торырга кирәк. Шуңа карамастан, билгеле бер җирлектә бу йогышлы авыру очраштыргалый.

Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина сүзләренә караганда, котыру авыруының кешеләргә дә күчү куркынычы бар. Ул шуның белән куркыныч та. Авыру хәтта кеше үлеменә дә китерергә мөмкин.  «Медицина ничек кенә алга китсә дә, котыру авыруына каршы нәтиҗәле дәвалану уйлап табылмаган әле», – ди ул. Шуңа күрә саклану чараларын күрергә кирәк.

– Ул авыру хайван кешене тешләгән, тырнаган очракта йогарга мөмкин. Шулай ук котырган хайванның селәгәе тән тиресенә, күзгә, авызга, борынга тигән очракта да күчүе бар, – дип аңлата Елена Ильина.

 

Карантин вакытында нәрсә эшләргә ярамый?

Ит сату, аны һәм эшкәртелмәгән тирене әлеге территориядән алып чыгу,  сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү һәм авыру терлекләрне сую тыела.

 

Кыргый яки хуҗасыз эт тешләгән очракта, нишләргә?

Яраны юарга һәм спирт яки антисептик белән эшкәртергә.

Тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә.

– Кирәк булса, табиб прививка курсын билгеләячәк. Прививканы 3–6 тапкыр 90 көн дәвамында ясыйлар.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: chita.ru


Фикер өстәү