Машина бурыч җыймасын: 40 меңнән артык кеше транспорт салымына ташламалардан файдаланган

Барлык күчемле һәм күчемсез милек хуҗаларына 2020 ел өчен салым хатларын җибәрү тәмамланган. Быел республикада яшәүчеләргә җәмгысы 2 миллион 157 мең салым хаты юлланган. Исәпләнгән салымның гомуми күләме – 8 миллиард 100 миллион сум, шуның 4,5 миллиард сумы – транспорт салымы.

Транспорт салымын үз исеменә транспорт чарасы теркәлгән кешеләр түли. Салым күләменә салым ставкасы, бер календарь елы эчендә транспортка хуҗа булу вакытына бәйле коэффициент, өч миллион сумнан артыграк бәядәге җиңел автомобильләргә артыклык коэффициенты, ташламаларга хокук йогынты ясый.

Салым хатында транспорт салымы күләменең дөрес күрсәтелү-күрсәтелмәвен тикшерү өчен «Калькулятор транспортного налога ФЛ» сервисыннан файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, двигателенең егәрлеге 107 ат көченә тигез булган машинага транспорт салымы күләмен исәпләп чыгарырга кирәк ди. Татарстанда двигателенең егәрлеге 100 ат көченнән 150 ат көченә кадәрге автомобильләргә салым ставкасы һәр ат көченә 35 сум тәшкил итә. Бер еллык салым күләмен билгеләү өчен, ставканы егәрлеккә тапкырларга кирәк. Бу очракта бер елга транспорт салымы күләме 3745 сум килеп чыга.
Ә инде бәясе 3 миллион сумнан артыграк кыйммәтле машиналарга транспорт салымы күләмен билгеләү өчен, ставканы егәрлеккә һәм артыклык коэффициентына тапкырлау шарт. Мондый автомобильләр исемлеге һәр ел саен 1 марттан да соңга калмыйча Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтына (minpromtorg.gov.ru) һәм Россия Салым федераль хезмәтенең рәсми сайтына (nalog.gov.ru) урнаштырыла.

Федераль һәм төбәк законнары нигезендә, транспорт салымы буенча ташламалар күздә тотылган. Әйтик, Россия Салым кодексы буенча, инвалидлар өчен махсус җиһазланылган яки социаль яклау хезмәте аша алынган җиңел автомобильләргә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең махсус техникасына, егәрлеге 5 ат көченә кадәрге көймәләргә салым салынмый. Моннан тыш эзләүдәге транспорт чарасына, хуҗасына кайтарылган айга кадәр, салым салынмый. Эзләү туктатылып, машина табылмаган очракта, салым түләргә кирәк булмаячак, дигән сүз.

«Транспорт салымы турында» 29 ноябрь, 2002 ел, № 24-ТРЗ Татарстан Республикасы законы нигезендә, гражданнарның кайбер категорияләренә (боларга двигателенең егәрлеге 100 ат көченә кадәрге машина хуҗалары – I һәм II төркем инвалидлар керә) салым ташламалары күздә тотылган. Шул ук вакытта ташламалы салымны 1 автомобильгә генә түләргә мөмкин. 2022 елга салым түләү өчен гамәлдәге ташламаларның тулы исемлеге белән «Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам» сервисы аша танышырга мөмкин.

Быел Татарстанда 40 меңнән артык кеше транспорт салымын ташламалы нигездә түләгән. Ташламаның гомуми күләме 107 миллион сум тәшкил иткән. Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республикада яшәүчеләргә 2020 ел өчен милек салымын 1 декабрьгә кадәр түләү зарурилыгы турында тагын бер кат искәртә.


Фикер өстәү