27 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә яшьтәге учреждение хезмәткәрләре көне

Бу бәйрәм 2003 елда Россиядәге педагогик басмалар инициативасы белән гамәлгә куела. 2016 елда ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән рәсмиләштерелә. Россиядә беренче түләүле балалар бакчасы 1863 елның 27 сентябрендә барлыкка килә. Аны Петербургта Софья Люгебиль ача. Монда 3 яшьтән 6 яшькәчә булган балаларны берничә сәгатькә китерәләр. Алар бакчада гимнастика белән шөгыльләнәләр, биергә, җырларга, укырга өйрәнәләр. Соңрак мондый бакчалар Мәскәүдә, Иркутскида, Воронежда, Смоленскида, Тбилисида һәм башка шәһәрләрдә пәйда була. 1866 елда Петербургта беренче бушлай балалар бакчасы ачыла. Әмма финанс кыенлыклары килеп чыгу сәбәпле, озак эшли алмый. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң,  бушлай белем бирүне һәм  мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүне гарантияләүче декларация кабул ителә. 1940 елда СССРда яслеләр ачыла. Анда сабыйларны ике айдан ук калдырырга мөмкин була. Советлар Союзында бакчаларга ике миллионнан артык бала йөри. Бүгенге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү системасы ясле, балалар бакчаларыннан, төрле үзәкләрдән гыйбарәт.

Бөтендөнья туризм көне

Әлеге дата Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясында 1979 елның сентябрендә Испаниядә кабул ителә. Ул көнне Бөтендөнья туристлык оешмаларының уставы да дөнья күрә. Туризм икътисад өлкәсендә төп секторларның берсе булып санала. Җир шарында яшәүче 10 кешенең берсе туризм белән шөгыльләнә.

Беренче велосипед

1801 елда император Александр I гә дөньяда беренче велосипедны күрсәтәләр. Аны Тагилдан Ефим Артамонов исемле крестьян уйлап таба. Тимер самокат бер-бер артлы урнашкан ике көпчәктән тора. Алгысы арткысыннан ике тапкыр зуррак була. Алар металл рамга беркетелә. Самокатның конструкциясе шул дәрәҗәдә нык була ки, уйлап табучы аңа утырып, Уралдан Мәскәүгә кадәр сәяхәт итә, Александр I нең коронациясендә катнаша. Аны шунда император белән күрештерәләр дә инде. Самокат Александр I өчен искиткеч зур ачыш була, ул Ефим Артамоновны гаиләсе, нәсел-нәсәбе белән крепостнойлыктан азат итә. Хәзер бу велосипед Түбән Тагил музеенда саклана. Ә аның төгәл күчермәсе – Мәскәүнең Политехник музеенда.

Дюма Казанда

1858 елның 27 сентябрендә «Нахимов» пароходында Казанга танылган француз романчысы, «Өч мушкетер» һәм «Граф Монте — Кристо» авторы Александр Дюма килә. Ул Адмиралтейство бистәсендәге «Меркурий» пароход җәмгыяте кунакханәсендә туктый һәм Казанда бер атна була. Бу вакыт эчендә аны мәҗлесләргә һәм кичке ашларга чакыралар, күпләр аның белән фотога төшәргә тели. «Мин Казанда, татарлар патшалыгында», — дип яза Дюма. Кибетләрнең берсендә ул үзенең портреты белән «Граф Монте-Кристо» китабын сатып ала. Генерал Лан кунак өчен куяннарга ау оештыра. 3 октябрьдә Дюма «Нахимов» пароходында Казаннан китә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү