Журналистлар һәм сәясәтчеләрнең ишеге төбенә чучка башлары ташлап киткәннәр

Россиядә журналистлар һәм политологларның ишеге төбенә чучка башлары ташлап китә башлаганнар. 19,20 һәм 26 сентябрьдә шундый очраклар теркәлгән, дип яза “112” телеграм-каналы.

Кичә – 26 сентябрьдә “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгының сәяси күзәтүчесе Тимофей Сергейцевның подъезды төбендә чучка башы табылган. Аңа моңа кадәр төрлечә янаганнар. Дуңгыз башының кара капчыкта булуы мәгълүм.

Моңа кадәр – 20 сентябрьдә хәрби эксперт Константин Сивков фатиры тирәсендә дуңгыз башына тап булган. Телеграм-канал язганча, терлек башы ишек янындагы коридорда табылган.

19 сентябрьдә бер курьер “ТАСС” фотохәбәрчесе Михаил Терещенкога дуңгыз башы салынган посылка тапшырган. Курьерның фатирын тентегәндә, тагын дүрт баш килеп чыккан. Аларның кемнәргә тәгаенгәнлеге турында әйтелми.


Фикер өстәү