21 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара Тынычлык көне

Ел саен 21 сентябрьдә Халыкара җәмәгатьчелек Халыкара Тынычлык көнен бәйрәм итә. Бу көнне Берләшкән Милләтләр оешмасы  Генераль Ассамблеясе барлык илләр һәм халыклар арасында — милли һәм халыкара дәрәҗәдә тынычлык идеалларын ныгыту көне дип игълан итә.

Бөтендөнья рус берләшүе көне

2010 елдан башлап, 21 сентябрьдә Бөтендөнья рус берләшүе көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәмне булдыруның инициативасы белән ватандашларыбызның рус берләшкән берлеге (РОСС – Русский объединительный союз соотечественников) була. Дөньяның 24 иле вәкилләре Халыкара инициатива комитеты әгъзалары була һәм Бөтендөнья рус берләшүе көнен гамәлгә куючылар булып, декларациягә кул куя.

Россиядә хәрби дан көне

21 сентябрь, Россиянең хәрби даны көне – бөек кенәз Дмитрий Донский җитәкчелегендә рус полкларының 1380 елгы Куликово сугышында монгол-татар гаскәрләрен Җиңү көне билгеләп үтелә.

Югары Совет таркалуы

1993 елның 21 сентябрендә Россия Президенты Борис Ельцин «Россия Федерациясендә этаплы конституция реформасы турында»гы указга кул куя. Документ нигезендә  Югары Совет һәм Халык депутатлары съезды таркатыла. Декабрь аена  Беренче Дәүләт Думасына сайлаулар билгеләнә. 22 сентябрь көнне  Югары Советның ашыгыч сессиясендә  Ельцинның вәкаләтләрен туктату турында  карар кабул ителә һәм дәүләт башлыгы вазыйфаларын  башкару вице-президент Алксандр Руцкойга тапшырыла.

3 октябрьдә Мәскәүдә массакүләм  тәртипсезлекләр башлана. Югары Совет тарафдарларының кораллы төркеме Мәскәү мэриясе бинасын басып ала һәм «Останкино» телеүзәген кулга алырга омтылыш ясый.  Мәскәүдә гадәттән тыш хәл кертелә.  4 октябрьдә  Югары Совет һәм Халык  депутатлары съезды  кораллы көчләр ярдәмендә куыла. Александр Руцкой, Руслан Хасбулатов һәм башкалар кулга алына.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү