Иҗтимагый әһәмиятле волонтерлык проектларын тормышка ашыручы коммерциясез оешмалар өчен конкурс уздырыла

“Мәскәү шәһәре күп балалы гаиләләр берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы һәм Тормышта авыр хәлләрдә калган балаларга ярдәм итү фонды “Многодетная Россия” Бөтенроссия проектын тормышка ашыра.

Проект күп балалы гаиләләрнең уңай образын булдыруга һәм гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту бурычларын хәл кылуга юнәлдерелгән. Ул 2020 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Шушы вакыт эчендә проект үзенә илнең 80нән артыграк төбәгеннән күп балалы йөзләрчә гаиләне, коммерциясез оешмалар һәм дәүләт хакимияте вәкилләрен җәлеп иткән.

Ноябрь аенда “За тебя, Россия, мы твоя семья” проекты башланып киткән. Аның кысасында иҗтимагый әһәмиятле волонтерлык проектларын тормышка ашыручы коммерциясез оешмалар өчен конкурс уздырылачак.

Проектта шулай ук тормышта авыр хәлләрдә калучыларга ярдәм кулы сузучы күп балалы гаиләләр дә катнаша ала. Иң кызыклы, иң әйбәт язмалар “Многодетная Россия” проектының мәгълүмати ресурсларына урнаштырылачак.

Проект турында тәфсилле мәгълүматлар белән сайтка (https://многодетные-семьи.рф/russia) кереп танышырга мөмкин.


Фикер өстәү