Генераль штаб мобилизациянең икенче дулкыны турындагы имеш-мимешләргә җавап биргән

Россия Хәрби көчләренең Генераль штабы мобилизациянең икенче дулкыны булу-булмауга ачыклык кертте. Генераль штабның оештыру-мобилизация баш идарәсе җитәкчесе, контр-адмирал Владимир Цимлянский белдерүенчә, кабат мобилизация игълан итүнең кирәге юк – үз теләге белән киткән һәм чакырылган хәрбиләрнең саны җитәрлек. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Генераль штаб мобилизациянең икенче дулкынын уздырырга җыенмый – моны мин ышандырып әйтә алам. Хәрби хезмәткә чакырылган, шулай ук махсус операцияләрдә катнашырга теләк белдергән кешеләрнең саны хәрби бурычларны үтәү өчен җитәрлек», – дигән ул.

Владимир Цимлянский аңлатуынча, Россия Оборона министрлыгы контракт буенча хәрби хезмәткә чакыручыларның сайлап алу пунктларын арттырган. Сәбәбе – махсус хәрби операциядә катнашырга теләүчеләрнең саны артуында.


Фикер өстәү