Мобилизацияләнгән егетләрнең әти-әниләре: «Кайтасыларын безгә әйтмәделәр»

Исәнме, батыр! Махсус хәрби операциягә чакырылган егетләр ялга кайта. Якыннары гына түгел, алар үзләре дә шатлыктан күз яшьләрен тыя алмый. Барысында да бер теләк: исән-имин булып, бөтенләйгә кайтырга насыйп булсын!

Балтач районы Нөнәгәр авылы егете Инсаф Гарипов, өлешчә мобилизация игълан ителеп, берничә көн үтүгә, 26 сентябрьдә үк хәрби хезмәткә чакырыла.

– Казанда эшләсә дә, пропискада авылда булгач, чакыру безгә килде. Чыгарып җибәрү җиңел булмады, әмма ризалаштык инде. Бер айга якын Казанда өйрәнүләр уздылар, аннан соң Луганск өлкәсенә алып киттеләр. Ул кечкенәдән бик тыйнак, акыллы булып үсте. Ике улым да армиядә хезмәт итте, анда да барысы да әйбәт дип кенә әйттеләр, безне беркайчан борчымадылар. Әле дә бернәрсәдән зарланмады. Бөтен нәрсә бар, ярдәм дә күп килә, диде. Үзебез дә ашамлык, кирәк-яракны исемләп, үзенә атап та, болай да җибәрдек. Исемлеләре дә үзенә барып җитте. Нәрсәдер җибәрә алгач, барып җиткәнен белгәч тә күңелгә рәхәт була инде. Өч-дүрт көнгә бер шалтыратышып тордык. Күп сүзле түгел, телефоннан ялгышып та авыр дигәне булмады, гел барысы да әйбәт ди. Ул әйбәт дигәнгә карап кына әни кешенең күңеле тыныч тормый инде… Ялга кайтуы көтелмәгән зур бүләк булды. 11 март көнне, алдан берни әйтмичә, сюрприз ясап кайтып керде. Интернетка видеолар куялар бит әле, төшерсәң, безнеке дә нәкъ шундый буласы иде… Сөенечтән егылмадыңмы, дип сораучылар да булды. Егылмадым. Санаулы көн тиз үтә, китәр көне дә җитә инде. Әмма бер күрешкәч, сөйләшкәч, барыбер йөрәккә рәхәт булды. Тиз арада бөтенесенә исән-имин булып, бөтенләйгә кайтырга насыйп булсын, дип телибез инде, – ди әнисе Рәмзия ханым.

Бу көннәрдә Нөнәгәргә тагын бер егет – Рәнис Гафиуллин да ялга кайта. Ватанын сакларга ул Инсафтан соңрак китә, Казанда ике айлап өйрәнүләр уза, декабрь азагында хәрби хәрәкәтләр булган тарафка алып китәләр. Инсафтан аермалы буларак, Рәнис инде гаиләле. Тормыш иптәше Рашидә белән ике яшьлек кызлары үсә.

– Улыбыз Казанда, вахта ысулы кебек, сөт ташый торган машинада эшләде. Унбиш көн эшли, унбиш көн ял итә. Алар күрше Чутай авылында башка чыгып яшиләр. Чакыру да шунда килде. Ул ике ел армиядә хезмәт иткәч, контракт буенча да бер елга барып кайткан иде. Шуңа күрә бармыйм дигән сүзе дә булмады. Армиядә механик-водитель булган иде, монда укчы булып хезмәт итә. Ике тапкыр унар көнгә алгы сызыкка кереп чыктылар, анда кергәндә элемтәгә чыга алмый инде, ә мондый вакытта көн саен бер шалтыратып, хәлләр белешә идек. Зарланмады, ашау-эчү дә бар, кыр кухнясы да эшли, ярдәм дә килә, диде. Кайтасын балалар белгән-ишеткән булган, миңа әйтмәделәр. Бик сөендек! Ай ахырында кабат китә, түземсезләнеп бөтенләйгә исән-сау кайтуын көтәрбез инде, – ди әтисе Рәкыйп.

– Мин кайткан хөрмәткә дип, Коръән ашы үткәргән идек, – дип, соңрак Рәнис үзе дә элемтәгә чыкты. – Без Балтачтан 36 кеше киткән идек. Бәхеткә, күбебез бер урынга эләктек. Ялга да 9 кеше бергә кайттык. Якташлар күп булгач, хезмәт итүе күпкә җиңелрәк. Сөйләшергә уртак сүзләр, темалар да күп. Авылдагыларга да аралашып торырга уңайлы. Алгы сызыкка кермәгәндә без бер авылда яшибез. Командирлар бик әйбәт. Рәхмәт яусын, райондашлар да онытмый, Айдар Хисмәтуллин җитәкчелегендәге егетләр безнең янга дүрт тапкыр гуманитар ярдәм алып килде инде. Алар килгәч, туган якка кайткан кебек буласың. Ашау-эчүләрдән зарланырлык түгел. Кыш та салкын булмады. Әмма барыбыз да тизрәк туган якларга кайту турында хыялланабыз инде. Кызым Диләрә дә бик сагынган. Ике яшьтә генә булса да, аңлый шул инде, янымнан да китми.

Гөлсинә Хәбибуллина  

Фото: kzn.ru


Фикер өстәү