Татарстанлылар бишенче тапкыр «Зур этнографик диктант» язачак

3-8 ноябрьдә Татарстан халкы этнографик грамоталылыгын бәяли алачак. Бу хакта халыкара «Зур этнографик диктант» акциясенә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Халыкара мәгърифәт-агарту акциясе Россия Федерациясенең һәр төбәгендә 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр онлайн форматта узачак.
– Акция быел бишенче тапкыр үткәреләчәк. Максатыбыз үзгәрмәде – халыкның этнографик грамоталылыгын бәяләү, Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни үсешен, гомумроссия гражданлык тәңгәллеген, этносара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү, – дип билгеләп үтте Халыкара һәм төбәкара челтәрле хезмәттәшлек бүлеге мөдире Виктория Даутова.
Узган ел «Зур этнографик диктант»та 42 ил катнашкан. Быелгы формат акциягә колачын киңрәк җәяргә мөмкинлек бирер дип өметләнә оештыручылар.

«Зур этнографик диктант»та катнашу өчен 3-8 ноябрьдә www.miretno.ru сайты аша теркәлергә һәм тест сорауларына җавап бирергә кирәк. Соңыннан, катнашкан һәр кешегә нәтиҗәләре язылган сертификат биреләчәк. Аны да үзеңә күчереп алу мөмкинлеге булачак.

– Өйдән язарга техник мөмкинлекләре булмаганнар өчен оффлайн мәйданчылар да эшләячәк. Аларның бөтен республика буенча саны – 146. Мондый пунктларда этнографик белемнәрне тикшерү өчен барлык мөмкинлекләр дә каралган булачак. Махсус хезмәткәрләр инде билгеләнгән, – диде Виктория Даутова.
– Халыклар арасында бер зур проблема бар – этнографик грамотасызлык. Күпмилләтле илдә, күпмилләтле республикада яшибез, ләкин күршеләребез турында бик аз беләбез. Географиядән дә, тарих өлкәсеннән дә белемнәребез аз. Бу белемсезлек кайчак көлке хәлләргә калдыра. Әлеге акция нәкъ менә шушы проблеманы хәл итәргә тиеш, – дип сөйләде Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Һәркем күнегеп беткән онлайн форматның этнографик диктант өчен тагын бер уңай ягы бар: быел нәтиҗәләрне тестны үтүгә белә алачакбыз. Тестта барлыгы 30 сорау булачак, шуларның унысы һәр төбәк өчен махсус әзерләнәчәк, дип хәбәр итте оештыручылар.
– Узган елгы акциядә Апас, Биектау һәм Сарман районнары бик актив катнашты. Быел бу исемлектә яңа лидерлар булуын, һәм, гомумән, катнашырга теләк белдерүчеләр саны артуны көтәбез, – диде Виктория Даутова.


Фикер өстәү