Күтәрәбез. Әдәбиятны…

Моңарчы тиңе булмаган бәйге. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылачак әдәби бәйге турында язучы Рөстәм Галиуллин әнә шундый фикердә. Бу – номинацияләре ягыннан да, финанс ягыннан да аерылып торган чара булачак. Әлеге чара нинди максаттан оештырыла соң?

Галим Дания Заһидуллина идеалда ул татар әдәбиятын дөнья әдәби мәйданына чыгарырлык әсәрләр тууга сәбәпче булырга тиеш дип саный:

– Мондый конкурс игълан ителү бер максатка: милли әдәбиятны, татар әдәбиятын үстерүгә юнәлтелгән була. Татар әдәбиятын үстерү дигәндә, идеалда без күз алдында шул әдәбиятның дөнья әдәби барышын баетырлык, дөнья әдәби мәйданына тәкъдим итәрлек торган шедевр әсәрләр бирүен күздә тотабыз. Ләкин андый әсәрләр бирер өчен, язучыларның кимендә үзләренең яңалыгын алып килүе кирәк. Чынбарлыкта конкурс – әдәбиятны үстерүнең бер юлы, бер чарасы гына. Ул һич кенә дә башка юлларны алмаштыра алмый. Әдәбиятта остазлык та, үрнәк тә, килгән кешеләргә иҗади ярдәм күрсәтү дә булырга тиеш. Әмма мондый конкурслар билгеле бер жанрларны үстереп җибәрергә сәләтле.

Язучы, депутат Ркаил Зәйдулла исә әдәбиятның сәясәт булуын искә төшерде:

– Конкурстан нәрсә көтәсең? Ярыш ул – Африкада да ярыш инде. Идеаль ният шедеврлар көтү булса да, дөресен әйткәндә, без аның чынга ашмасын беләбез. Конкурслар белән генә әдәбиятның кимәлен күтәреп буладыр дип уйламыйм. Ул – бик күп факторларга бәйләнгән нәрсә. Ә менә язучыларга стимул, аларны язарга рухландыру ягыннан, матди стимул – үзе дә бик зур нәрсә. Әдәбиятка ят булмаган даирәне кузгатып җибәрү, әдәби дөньяны рухландырып алу – ярышның төп максатыдыр дип уйлыйм. Мин шундый фикердә. Тема мәсьәләсендә. Бездә бик күп әсәрләр көнкүреш темаларга языла. Төп максат нәрсәдә соң? Без күпме генә күз йомарга теләсәк тә, ул – сәясәт дигән сүз, барыбер. Шуңа күрә безгә татарның милли үзаңын күтәрә торган әсәрләр кирәк. Жюрида исә әдәбият өчен нык борчыла торган объектив кешеләрнең булуын теләр идем.

Ркаил Зәйдулла әйткәнчә, язучыларга юнәлтелгән конкурслар, грантлар – халыкның иң яратып күзәткән һәм иң чәйнәлгән темаларының берсе. Әйтерсең лә безгә иҗат кешеләренең мескен, ярым ач булуы кирәк. Һәм шул шартларда аларның кызыклы, аһ итәрлек, миллионлаган тиражлар белән басылырлык әсәрләр язуы да кирәк әле. Бу матбугат очрашуында да шундыйрак фикерләр ишетелгәләде, грантлар алып язылган әсәрләрнең укучыга барып җитү-җитмәве белән кызыксыну булды. Бер караганда, моның сәбәбе аңлашыла да.

Әдәби конкурска кире кайтсак, аның нигезләмәсе буенча, роман язуга ике ел вакыт бирелә һәм җиңүче 2022 елда, Туган тел көнендә игълан ителә. Ә хикәя, повесть кебек аз күләмле әсәрләргә бер ел вакыт бирелә.

Әлеге бәйгедә катнашучылар әсәрләрне «Казан утлары»на псевдоним белән җибәрергә тиеш. Журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, әлегә менә шушы шарт үтәлми:

– Әсәрләр ачык конкурска килгән кебек килә. Ә бу – ябык конкурс. Без аны мөмкин кадәр гаделрәк үтсен һәм жюри кемнәр катнашканын белмәсенгә шулай оештырабыз. Шуңа күрә, катнашырга теләге булган кеше бер конвертта 3 нөхсәдә әсәрләрен сала һәм аерым конвертта исем фамилиясе, үзе турында мәгълүматны яза. Бу конверт ахыргача ачылмаска тиеш була.

Бу җәһәттән, күп конкурсларда чыныккан һәм үзе дә жюри әгъзасы булып торган Камил Кәримов, ул конвертлар бер яктан барыбер ачылган була, дип күңелдә шик уятырга да өлгерде.

Әдәби бәйгедә кемнәр катнаша алмый? Беренче чиратта комиссия әгъзалары катнаша алмый. Ә менә псевдоним белән язгач, анда катнашучылар даирәсе шактый киңәя. Язучылар бәйгесе булгач, берлек тә телгә алынмый калмады, билгеле. Ркаил Зәйдулла бу очракта профессионал белән профессиональне бутамаска киңәш итте. Профессионал язучы, аныңча, берлек әгъзасы булмаска да мөмкин.

Әдәби бәйге тирәсендә сораулар шактый күп. Әле жюри да тупланмаган. Һәрхәлдә, хәерле башлангыч булыр дип өметләник.

Димәк, конкурс роман, повесть, поэма, шигырь һәм үсмерләр әдәбияты буенча да шушы ук жанрлардагы әсәрләр арасында үткәрелә. Әсәрнең беркайда да басылмаган булуы мәҗбүри.

Премияләр

«Роман» номинациясе

I урын – 500 000 сум
II урын –  400 000 сум
III урын – 300 000 сум

«Повесть» номинациясе

I урын – 300 000 сум
II урын – 200 000 сум
III урын – 150 000 сум

«Поэма» номинациясе

I урын – 200 000 сум
II урын – 150 000 сум
III урын – 100 000 сум

«Хикәя» номинациясе

I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум

«Шигырь» номинациясе

I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты)  номинациясе

I урын – 300 000 сум
II урын – 200 000 сум
III урын – 150 000 сум

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясе

I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты)  номинациясе

I урын – 40 000 сум
II урын –  30 000 сум
III урын – 20 000 сум

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясе

I урын – 100 000 сум
II урын – 75 000 сум
III урын – 50 000 сум

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясе

I урын – 40 000 сум
II урын – 30 000 сум
III урын – 20 000 сум

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү