Татарстан беренче яртыеллыкта юллардагы хәтәр очраклар буенча Россия төбәкләре арасында 52нче урынга чыккан. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткеч 7,7%ка кимегән. “РИА рейтинг” тикшеренүендә шул хакта әйтелә.
Белгечләр мәгълүматлары буенча, гыйнвардан июньгә кадәрге чорда республикада 100 мең автомобильгә 107,6 куркыныч очрак туры килгән. Юллардагы хәтәрләрдә җәрәхәтләнүче-имгәнүчеләр һәм һәлак булучылар саны да кимеп, 100 мең кешегә 50,1 күрсәткечен тәшкил иткән. Тикшеренү материалларыннан күренгәнчә, юлларда һәлак булучылар – 3,1%ка, җәрәхәтләнүче-имгәнүчеләр – 7,2 процентка азрак теркәлгән.
Беренче яртыеллык рейтингында Чечня беренче урынга чыккан: биредә гыйнвардан июнь аена кадәр юллардагы куркыныч очраклар узган елның шушы ук айларындагыга караганда 42,2%ка кимрәк булган. Ямал-Ненец автономияле округы – икенче, Томск өлкәсе – өченче урында.