Яңа дулкын. Битлекне кесәдә йөртәсе

Тынычланган күңелләр кабат дулкынланырга мәҗбүр. Коронавируска бәйле рәсми статистика кабат сагайта. Дөнья күләмендә COVID-19 инфекциясен ияртеп авыручылар саны бер миллионга җитте. Бу – бер тәүлектә. Ә Россия һәм Татарстандагы саннар ни сөйли?

Узган атнада коронавирус белән чирләүчеләр саны ил күләмендә 50 процентка артты. Оператив штабның соңгы мәгълүматларына күз салсаң, бер тәүлектә инфекция йоктырып авыручылар саны 25273кә җиткән. Бер көндә 1581 кешене хастаханәгә салганнар. Сәламәтләнеп чыгучылар саны – 15410. Кызганыч, чир 53 кешенең гомерен өзгән.

Роспотребнадзор хәзерге көндә эпидемиягә каршы илкүләм чикләүләрне яңадан булдырырга нигез юк дип хәбәр итсә дә, кайбер белгечләр коронавирусның яңа «дулкын»ы куркыныч булмагае дип тә фаразлый.

Россия Фәннәр академиясенең Молекуляр генетика институты лабораториясе мөдире, профессор Константин Северинов сүзләренчә, яңа төрле штаммнар барлыкка килүгә бәйле рәвештә вируслы вазгыять шактый кискенләшергә мөмкин.

– Хәзер вирусның яңа төрләре барлыкка килде, прививкадан соң яки вирус белән авырудан соң барлыкка килгән иммунитетны җиңәргә сәләтле. Россиядә вакцина ясаткан кешеләр саны да аз. Сүз ревакцинация турында түгел. Болар барысы да вазгыятьнең кискенләшүенә китерергә мөмкин, – ди белгеч. – Шунысы да бар: яңа «дулкын» үлүчеләр санының артуына китермәде. Рәсми саннар буенча, Россиядә коронавирустан көненә 50ләп кеше үлә. Ул май күрсәткечләреннән әллә ни үзгәрмәде. Күрәсең, коронавирусны кеше җиңелрәк кичерә башлады. 2020–2021 елларда Россиядә бу инфекциядән үлүчеләр шактый булды.

Профессор сүзләренә караганда, хәзер төп бәла – чир йоктыручылар саны арту. «Инфекцияле кешеләр күбрәк булган саен, вирусның тагын да көчлерәк төрләре барлыкка киләчәк. Вирусны контрольгә алуның бердәнбер ысулы – кешеләр арасында аның таралышын чикләү», – дип саный Константин Северинов. Барыннан да элек моны вакцинация юлы белән эшләп була.

Ә менә академик Сергей Нетесов фикеренчә, киләсе атнадан Россиядә коронавирус белән чирләүчеләр саны кимергә дә мөмкин.
– Европа белән чагыштырганда, Россиядә чирләүчеләр саны үсеше бер-ике атнага соңрак башланды. Көнбатыш Европадагы авырулар динамикасына караганда, бездә бу чор шушы бер-ике атнада кимүгә таба барырга тиеш, – дигән ул.

Академик әйтүенчә, чирләүчеләр санының артуы ПЦР-тест узу мәшәкатьләренә һәм рәсми рәвештә теркәлмәгән чирләү очракларының күп булуына бәйле. Әйтик, Европаның кайбер илләрендә моны урамда ук – махсус җиһазландырылган палаткаларда эшләргә мөмкин.

Татарстандагы вазгыять ни хәлдә?

Хөкүмәт йортында узган «шимбә киңәшмәсе»ндә республикада битлек кию режимын кире кайтару турында сүз булды. Дөрес, әлегә хезмәт коллективларында.

– Эпидемиологик хәлнең үзгәргәнен көтәргә кирәкми. Күмәк иммунитетны алдан кайгырту мөһим. Хезмәт коллективларында, белем бирү оешмаларында һәм социаль тармакның башка оешмаларында эпидемиягә каршы санитар таләпләрне катгый үтәүне тәэмин итәргә кирәк, – диде бу җәһәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе Татарстанда чирләүчеләр саны артуына игътибар итте. Оператив штаб мәгълүматларына караганда, бу күрсәткеч соңгы атнада 32 процент тәшкил итә.

Татарстан Президенты хезмәт коллективларында битлек кию режимын кайтарырга киңәш итте.
– Чирләп киткән кеше хезмәт коллективы, гаилә өчен мәшәкатьләр тудырачак. Хәзер безгә вакцинация һәм барлык санитар таләпләрне үтәү кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сәламәтлекне кайгырту йөзеннән битлек киюнең әһәмияте турында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Владимир Чуланов та белдерде.
– Җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә, сакланырга кирәк. Битлек кию – нәтиҗәле юл, ул респиратор инфекцияләренең таралуын чикли, – ди белгеч.

 

Фото: https://m.vk.com/wall-36295288_1232425


Фикер өстәү