Валдис Пельш Казан Мөселман киносы фестивалендә Татарстан турындагы фильмын күрсәтәчәк

Телевидение тапшыруларын алып баручы Валдис Пельш Казан Мөселман киносы халыкара фестивалендә Татарстан турында “Дорогами открытий. Третья столица” дигән документаль фильмын күрсәтәчәк. Фестивальнең башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.

“Валдис Пельш үзенең картинасы белән киләчәк. Әлеге документаль фильмны Беренче каналда күргәнсездер дип уйлыйм. Ни өчен ул безнең өчен зур вакыйга булып тора дисезме? Бөтен фильм Татарстан территориясендә төшерелгән һәм Пельш анда Россия каналы тамашачыларын республикабыз белән бик әйбәт таныштыра”, – дигән Айтуганова.
Фильмда республиканың истәлекле урыннары, туристлар өчен матур почмаклары, бай тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте һәм аш-сулары, шулай ук Татарстанда яшәүчеләрнең үзләре турында сөйләнелә. Валдис Пельш һәм Анна Ардова белән кино төшерү төркеме Татарстанның күренекле урыннарына сәяхәт кызып, анда яшәүчеләр белән танышкан. Сәяхәт “Россиянең өченче башкаласы” дигән рәсми статуслы Казаннан башлана. Фильмда шулай ук Сабан туе, Барлык диннәр храмы, Биләр тыюлыгында Изгеләр чишмәсе, Болгар музей-тыюлыгы, Свияжск, Алабуга һ.б. күрсәтелгән.
Моңа кадәр Пельш сөйләп үткәнчә, фильм төшерүгә әзерлек узган елның кышыннан башланып киткән. Фильмның премьерасы Беренче каналда быел язын күрсәтелде.


Фикер өстәү