Россия укучыларына, форма элементы буларак, значок тагарга тәкъдим ителә

Россия Мәгариф министрлыгы, укучылар формасының элементы буларак, мәктәп значогы кертү идеясен концептуаль яктан хуплады. Бу инициатива белән чыгыш ясаган Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратованың хатына ведомство башлыгы урынбасары Андрей Корнеевның җавабыннан күренә. ТАСС шул хакта хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Россия Мәгариф министрлыгы гомуми белем бирү оешмаларында значок тагып йөрү, шулай ук аларның дизайнын эшләү һәм раслау мәсьәләләре буенча сезнең тәкъдимнәрегезне карады һәм аларны концептуаль рәвештә хуплый, дип хәбәр итә», — диелгән документта.

Шул ук вакытта Мәгариф министрлыгы значокның дизайнын эшләү һәм раслау мәсьәләләре буенча Россиянең «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән өстәмә рәвештә эшләргә җыена.

Хәзер мәктәпләр үзләре, форма элементы буларак, значок тагуны кертә ала. Әмма түрә искәрткәнчә, ведомство мәгариф идарәсенең төбәк органнарына мәктәп формасына карата Федерация субъектлары дәрәҗәсендә гомуми таләпләр урнаштыру бурычын йөкләүне тәкъдим итә. Аларга «значокларны, мәктәп формасы элементы буларак, билгеләргә тәкъдим ителәчәк», — дип ачыклык кертте министр урынбасары.

 

 


Фикер өстәү