4 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Янгын сүндерүчеләр көне

4 майда үзләренең һөнәри бәйрәмен – Янгын сүндерүчеләр көнен – халыкара дәрәҗәдә кешеләрнең, хайваннарның, мөлкәтнең, экосистема объектларының гомерен саклаучы һәм коткаручы кыю һөнәр ияләре билгеләп үтә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россиядә Янгын сагы көне 30 апрельдә үзенең традицияләре нигезендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең символы – кызыллы-зәңгәрле тасма, кызыл төс ялкынны символлаштыра, ә зәңгәр төс – суны.

 

«Товарищи тунеядцы…»

1961 елның 4 маенда РСФСР Югары Советы Президиумы СССР Конституциясенең 12 статьясы нигезендә «Иҗтимагый-файдалы хезмәттән читләшкән һәм җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше алып баручы затлар белән көрәшне көчәйтү турында»гы указ кабул итә. 1970 елда әрәмтамак турындагы маддә РСФСР Җинаять кодексына кертелә (209.1 статья).

Әрәмтамак турындагы законнарның беренче корбаннары булып XX гасырның алтмышынчы еллар башында ук шагыйрь Иосиф Бродский һәм тарихчы, публицист Андрей Амальрик санала, алар суд карары буенча сөргенгә җибәрелә. Баласы булган йорт хуҗабикәләренә генә эшләмәскә рөхсәт ителә. Кияүдә булмаган һәм баласыз хатын-кызларны әрәмтамаклык өчен  шулай ук  хөкем итәләр.

 

Тарихи килешү

1966 елның 4 маенда Туринда Италиянең «ФИАТ» (Fiat Auto S.p.A.) концернының СССР территориясендә җиңел автомобильләр җитештерү буенча тулы технологик цикл белән зур масштаблы автотөзелеш предприятиесе төзүдә катнашуы турында беркетмә имзалана.

1967 елның 3 гыйнварында ВЛКСМ ҮК Бөтенсоюз автозавод төзелешен игълан итә. Меңләгән совет кешесе, күбесенчә яшьләр, Тольяттига автогигант төзелешенә юнәлә.

1970 елның 19 апрелендә Тольяттида автомобиль заводының баш конвейерыннан «Жигули» ВАЗ-2101 (камилләштерелгән Fiat 124 версиясе) беренче җиңел машинасы төшә, халыкта аны «копейка» дип йөртәләр.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү