Бөек Ватан сугышы ветераннары самолетта бушлай оча алачак

Җиңү көне хөрмәтенә, 15 майга кадәр, бушлай барып кайту хокукыннан файдаланырга мөмкин.

Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, аларга тигезләштерелгән затлар, элекке концлагерьлар, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннары, аларны озатып йөрүчеләр “РусЛайн” авиакомпаниясенең теләсә кайсы юнәлешендәге маршрутына 100%лы ташлама белән билет юнәтергә мөмкин.

Билетлар 2023 елның 15 маена кадәр “РусЛайн” авиакомпаниясенең теләсә кайсы билетлар сату офисында рәсмиләштерелә. Үзең белән югарыда телгә алып үтелгән категорияләрнең берсенә керүең турында документ, Россия гражданины паспорты, ә чит илләр гражданнарының – Россия территориясендә яшәүгә бирелгән рөхсәтне раслаучы документы булырга тиеш. Шулай ук самолет билетларын, 5555@rusline.aero электрон адресына запрос һәм югарыда күрсәтеп үтелгән документларның скан-күчермәләрен җибәреп, контакт үзәге аша да алырга мөмкин.


Фикер өстәү