Алексей Песошин Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Илебез 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме бу. Ул сугыш елларында Ватаныбызның хөрлеге өчен көрәшкән, кайнар нокталарда ил бәйсезлеген саклаган фидакарьләрнең, бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында илебез чикләрен саклаучыларның һәркайсына иксез-чиксез ихтирам билгесе булып тора.
Хәрби бурычын намус белән үтәп, яшь буында ватанпәрвәрлек рухын, Россиянең данлыклы хәрби традицияләренә ихтирам хисен тәрбияләүче армия һәм флот ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәсем килә.
Бүген без, элеккечә, яңаны булдыру юлындагы тыныч тормышыбызның ышанычлы саклануына инанабыз. Россия Кораллы Көчләренең кадрлар составы ныгытыла, офицерлар һәм солдатларның профессиональ күнекмәләре үстерелә, хәрби подразделениеләрнең матди-техник базасы яхшыртыла.
Татарстан Республикасы да илнең оборона куәтен ныгытуга үзеннән саллы өлеш кертеп килә. Илнең хәрби-сәнәгать комплексына керүче предприятиеләребезнең зур мөмкинлекләре, армия һәм флотны заманча корал һәм техника белән тәэмин итү өчен, иң катлаулы оборона заказларын үтәүгә юл ача.
Бәйрәм белән сезне, Ватанны саклаучылар! Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим! Күк йөзебез һәрвакыт аяз һәм тыныч булсын!


Фикер өстәү