Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе делегациясе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда катнашучылар сәнәгатькә, авыл хуҗалыгына һәм гуманитар өлкәдә үзара хезмәттәшлеккә аерым игътибар биреп, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда шулай ук Ташкент өлкәсендә «Химград Үзбәкстан» индустриаль паркы базасында узачак Үзбәкстан-Татарстан бизнес-форумы турында да сөйләштеләр. «Безнең киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен перспективалар яхшы», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү