«Черек күл» паркындагы шугалак вакытлыча ябыла

Казанның «Черек күл» паркында шугалак 24 февральгә кадәр ябылачак. Бу алдагы көннәрдә җылы һава торышы тору белән бәйле.

Казанның «Черек күл» паркында шугалак 24 февральгә кадәр эшләмәячәк. Бу хакта инстаграмда хәбәр ителә. «Кызганычка каршы, уңай температура булу сәбәпле, шугалак пәнҗешәмбегә кадәр эшләмәячәк», –  диелгән хәбәрдә. Алга таба аның эшләве һава торышы белән бәйле булачак.


Фикер өстәү