17 ноябрьдә «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак ачылачак

17-нче ноябрьдә Казанда «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак ачылачак. Ул көн саен эшләячәк.

Эш көннәрендә бозда шуу өчен 17:30 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 12:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр мөмкин булачак. Техник тәнәфес – 16:00 сәгатьтән 16:50 сәгатькә кадәр.

Үз тимераякларың белән керү – сәгатенә 100 сум, 7 яшькә кадәрге балаларга – бушлай. Тимераякларны прокатка алу өлкәннәргә сәгате – 200 сум, 7 яшькә кадәрге балалар өчен сәгате – 100 сум. Шулай ук тимераякны прокатка рәсмиләштерү өчен үзең белән документлар яки акча залогы булу кирәк.

Ачылу көнендә килүчеләрне кызыклы чаралар, призлар уйнату һәм гадәти булмаган конкурслар көтә, дип хәбәр ителә стадион сайтында.

Яңа кышкы сезонда шугалакта кәшәкәләр белән шуу үткәрелмәячәк. Бу зур боз кырының хоккей уйнау өчен каралмаган булуы белән аңлатыла, чөнки махсус бортлары юк. Теләгән кешеләр моның өчен +7(919)680-95-95 телефоны аша шалтыратып, шугалак янында хоккей тартмасын арендалый ала.

Шугалак эше турында мәгълүматны +7(843)236-31-63, өстәмә 130 телефоны буенча ачыкларга була.

Шулай ук Казанның Совет районындагы «Ракета» стадионында да шугалак катыра башладылар. Якын арада ул массакүләм шуу өчен ачылачак, шәһәр халкына төгәлрәк дата соңрак хәбәр ителәчәк.


Фикер өстәү